Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бадретдинова - Рәхмәт, Тәңрем | Текст песни

1. Бүген алсу таңнар атты,
Таңда җиргә чыклар ятты -
Рәхмәт, Тәңрем.
Иркен сулыш, тыныч җаным,
Өмет белән яшим тагын -
Рәхмәт, Тәңрем.
Ялгыз түгел - янда парым,
Җиңәрлек бүген барын -
Рәхмәт, Тәңрем.
Күгем аяз, ачык юлым,
Сау-сәламәт аяк-кулым -
Рәхмәт, Тәңрем.

Кушымта:
Ни булса да бу тормышта,
Миңа җан иңдергән өчен,
Сау балалар тудырып, парлар
Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем.

2. Еллар авыр, борма юллар,
Кичә-кичә утлар-сулар
Яши кеше.
Һәр көнендә бәхет көтеп,
Күкләрдән күп өмет итеп,
Яши кеше.
Авырлыклар биргән өчен,
Дөньяга китергән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем.
Киләчәк һәм үткән өчен,
Сөю колы иткән өчен,
Рәхмәт, Тәңрем.


Илсөя Бадретдинова еще тексты


Другие названия этого текста
  • 054.Илсоя Бэдретдинова - Рэхмэт тэнерем (0)
  • Илсия Бәдретдинова - Рәхмәт, Тәңрем (0)
  • Ильсия Бадретдинова - Рэхмэт, Тэнрем (0)
  • Илсөя Бадретдинова - Рәхмәт, Тәңрем (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1