Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдреддинова - Өметсез юл | Текст песни

Кайчандыр без
Юлга чыктык
Бәхет эзләп барабыз, дип.
Үрләр яулап алабыз, дип.
Атлый-атлый
Килеп җиттек инде бугай,
Матәм көе уйны курай.

Мәетләр тулы кырларда,
Карга кузен карга чокый
Караклар салган мәчеттә
Шайтан узе намаз укый.
Фахишәләр – остабикә,
Ятимнәр караган кузгә,
Гарипләр хәер сораша:
“Бәйрәм бүген, диеп, безгә”.

Күрәсен, без
Юлда ялгыш,
Китеп сукырлар артыннан,
Адашканбыз юл чатында.
Хәзер инде
Тузган әләм тотып кулга,
Чыгып булмас дөрес юлга.

Адашканнар мосафирлар,
Суфыйлар кыз куенында
Кетучеләр җыру суза
Төнге пәри уенында.
Сукырлар – юл курсәтуче,
Телсезләр менгән азанга
Тәре таккан юлбашчылар
Мәчет сала изге тауга.

Юл башында
Курыкмадык
Кара куе урманнардан,
Ач буреләр улаганнан.
Тик юл бетте,
Килеп җиттек шундый җиргә -
Сарык буре булган илгә.

Чәчәк аткан алмагачка
Өя корган ала карга,
Кемдер буген корым сипкән
Кичә яуган ап-ак карга.
Саташканнар сандугачлар,
Иткә туенган буреләр;
Кемдер тагын дарга менгән
Якты киләчәк курергә.

Мәетләр тулы кырларда,
Карга кузен карга чугый,
Караклар салган мәчеттә
Шайтан узе намаз укый.
Фахишәләр – остабикә,
Ятимнәр караган кузгә,
Гарипләр хәер сораша:
“Бәйрәм буген, диеп, безгә”.

Чәчәк аткан алмагачка
Оя корган ала карга,
Кемдер буген корым сипкән
Кичә яуган ап-ак карга.
Саташканнар сандугачлар,
Иткә туенган буреләр;
Кемдер тагын дарга менгән
Якты киләчәк күрергә.

Илсөя Бәдреддинова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-