Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Бер абзый печән чаба | Текст песни

Төшке аш җитә бугай,
Күктә моңлана тургай,
Соңгы көне булгандай кояш кыздыра.
Сусауны басмый чәй дә
Быелгы эссе җәйдә.
Картаелды мы әллә - шул уйландыра.

Бер абзый печән чаба,
Өй тулы бала-чага
- Интегәсең юкка нигә?
Бетерик малларны - диләр -
- Бар да бар бит акчага.

Көннең эссе чагында
Авырайды чалгы да,
Яңгырларга киткәнче җыеп аласы.
Исәнлегең булганда,
Сыер буаз калганга,
Көннәр матур торганда печән чабасы.

Бер абзый печән чаба,
Өй тулы бала-чага
- Интегәсең юкка нигә?
Бетерик малларны - диләр -
- Бар да бар бит акчага.

Тормышлар мул кебек тә,
Тулып ята кибетләр.
Бу дөньяны белмәссең - хәзер үзгәрә.
Йортта запас булгада,
Дөньян имин торганда
Без өйрәнгән бит инде эшкә түзәргә.

Бер абзый печән чаба,
Өй тулы бала-чага
- Интегәсең юкка нигә?
Бетерик малларны - диләр -
- Бар да бар бит акчага.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-