Салкын кышкы бураннарда
Мин адашмам дигән идең.
Тайгак көзге сукмакларда
Мин егылмам дигән идең.
Йөрәк ярсу чакта юлда
Миңа җиңел дигән идең.
Минем сулыш юлда иркен,
Мин юл сөяр дигән идең.
Хәзер инде юллар үткәч,
Ниләр калды юлларыңда?
Атлаганың җиде адым,
Чакрымнарың көтә алда.
Җиде адым арасында
Ниләр калды күрәсеңме?
Кемнәрнердең күз яшьләре,
Ә син шуны беләсеңме?
Язгы җилләр искән чакта
Атлыйм әле алга дидең.
Ул чакта син горур идең,
Үзем беләм юлны дидең.
Киләчәктә гел ашкынып
Кемнедер күрмичә үттең.
Кемнәрнеңдер хыялларын
Җиңел генә таптап киттең.
Еллар үтте, үткән юлың
Җиде адым алда кала.
Адымнар җиңел атлана,
Чакрымнар мәңгегә кала.
Иң изгесе булган икән
Кемнәрнеңдер күз яшьләре.
Син эндәштең мәңгелеккә,
Тик мәңгелек эндәшмәде.
Буран тынган, исми җилләр,
Үтәсе юллар үтелгән.
Тирә якта шомлы тынлык,
Тик бер тавыш ишетелә.
Әллә күктән тама тамчы,
Әллә соң йөрәк тибеше.
Җиде юл чатында ялгыз
Басып тора хәзер кеше.
Хәзер инде юллар үткәч,
Ниләр калды юлларыңда?
Атлаганың җиде адым,
Чакрымнарың көтә алда.
Җиде адым арасында
Ниләр калды күрәсеңме?
Кемнәрнеңдер күз яшьләре,
Ә син шуны беләсеңме?
Еллар үтте, үткән юлың
Җиде адым алда кала.
Адымнар җиңел атлана,
Чакрымнар мәңгегә кала.
Иң изгесе булган икән
Кемнәрнеңдер күз яшьләре.
Син эндәштең мәңгелеккә,
Тик мәңгелек эндәшмәде.
Илсөя Бәдретдинова еще тексты
Другие названия этого текста
- Илсия Бәдретдинова - Җиде адым (1)
- Ильсоя Бадретдинова - Жиде адым чакрым) (1)
- Илсоя Бадретдинова - жиде адым (1)
- ♫ .ιllιlι.ιlИльсия Бадретдинова♫ .ιllιlι.ιl - ♫ .ιllιlι.ιl7 адым♫ .ιllιlι.ιl (0)
- Илсөя Бадретдинова - Жиде адым (0)
- ильсия бадретдинова - жиде адым (0)
- Илсөя Бәдретдинова - Жиде адым (0)
- Илсөя Бәдретдинова - җиде адым (0)
- Илсоя Бэдретдинова - Жиде ад (0)
- 010.Илсоя Бэдретдинова - Жиде адым (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2