Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Малик абзый | Текст песни

1. Авызында бер теше юк
Әйтерсең, аның эше юк
Як-ягына карамый,
Ул авыл буйлап атлый
Түбән оч Малик абзый
Сәлам бирә аңа бар да:
Олылар да, балалар да,
Әбиләр һәм бабайлар,
Яшь кызлар һәм малалайлар,
Киленнәр һәм маэмайлар.
припев*)
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын
2. Киленнәр шук елмаялар,
Хатыннар дәшеп калалар,
Кеткелдиләр әбилар
Бабайлар ишетмәгәндә
Яшь чакларын сөйлиләр.
Берәү генә авылга ул,
Һәркемгә кирәк була ул.
Беркемне кыерсытмый,
Кич эчсә-иртән айный.
Түбән оч Малик абзый.
припев*)
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
3. Беркемгә дә "Юк,"-дими ул,
Чакырмасалар - килми ул.
Балаларны уйната, ирсезләрне юата
Бөтенесен ярата.
Кайгыра белми төсле ул,
Әле һаман да көчле ул.
Бөтен авылны карый,
Һәрҗирдә кирәк шундый
Түбән оч Малик абзый.
припев*)
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Башыннан сыйпый "Улым,"-дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Малик абзый,
Бернигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын
Бүген дә аңа "Әти,"-ди
Ярты авыл баласы.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-