Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Тормыш бәете | Текст песни

Агыйделдә ак кораб
Утырдым алга карап.
Яр буенда юк халык,
Бездә көндә яңалык.

Пароход алга бара,
Торбылары кычкыра.
Бармый булмый утыргач,
"Алга!" диеп кычкыргач.

Ак сирень-зәңгәр сирень,
Кайсыгызга ни бирим?
Аптырамый тыңлагыз -
Мин яңа бәет сөйлим.
***
Агыйделдә балыклар ла
Пароходта ярыклар.
Бүреләрне депутатка
Сайлаганнар сарыклар.

Чит илдән ризык бетә диеп
Кемнәрдер сикерешә.
Банан түгел, кишер безгә
Никтер ныграк килешә.

Ак сиреньның чәчәкләрең
Өзми саклау кирегә.
Нишләтәсен бу заманда
Зәңгәр сирень күбәя.
***
Санциялар кертәләр диеп
Кемдер нидер бутады.
Кемгә нәрсә керткәннәрдер
Минем сизгән булмады.

Агыйделдә бакалар,
Баталар да, калкалар.
Безне талаганнар күптән
Чит илләрдә яталар.

Агыйделне кичәләр,
Ак сиреньне кисәләр.
Һич кенә дә ышанмагыз,
Җырлый белми дисәләр.
***
Дәүләт сөтне яхшы итеп,
Сыйфатлы итеп ясый.
Нинди сыер сөте микән,
Өч атнадан гына ачый.

Агыйделләр дулкынланды,
Дулкынланды да тыңды.
Безнең кияү дәшми генә
Кырымны алып куйды.

Ак сиреньне утыртканнар
Ленин бабай сөйгәнгә.
Утыртмаслар микән мине
Артыгын сөйләнгәнгә.
***
Бу заманда илдә никтер
Заводлар салу сирәк.
Һәр авылга берәр генә
Акча заводы кирәк.

Макдональдсны ябалар диеп,
Кайгырмыйбыз без күптән.
Без аннаң башка яшәгән
Без күкәй ашап үскән.

Агыйделнең буйларында
Тал чыбыкны бөгәләр.
Бу дәүләткә каршы барсан,
Тоталар да... ой..!
***
Агыйделдә ак кораб
Утырдым алга карап.
Ике якта – ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.

Бата-калка йөзәбез,
Бар нәрсәгә түзәбез.
Мин исә кайгырмыймын –
Күргәнемне җырлыймын.

Ак сирень, зәңгәр сирень,
Бөтен белгәнне сөйлим.
Ике якта – ике яр,
Илдә әллә ниләр бар.
***
Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-