Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бәдретдинова - Ялгышу | Текст песни

Язмыш белән дусларча уйныйбыз,
Аера беләбез дип уйлыйбыз
Бу тормышта кемнәр шайтаннар, ә кемнәр фәрештә.
Ак белән караны күрәбез дип,
Яшибез, бик күпне беләбез дип,
Хәр нәрсәгә безнең тормышта бер киштә.

Без тагын барысын бутаганбыз,
Ялгыш фәрештә дип атаганбыз
Ясалма канатлар таккан ак киемле шайтанны.
Без ялгыш юллардан атлаганбыз,
Чүп диеп гөлләрне утаганбыз,
Болытлы кич белән бутаганбыз изге ак таңны.

Яктылык күрсәтмичә янабыз,
Изгелек кирәк дип кычкырабыз
Без сайлаган юллар оҗмахка илтә диеп уйлап.
Акыллы кыяфәт яратабыз,
Бирсәләр бәясен - без сатабыз.
Һәрнәрсәнең хакы әллә кайчан куелган санап.

Без тагын барысын бутаганбыз,
Ялгыш фәрештә дип атаганбыз
Ясалма канатлар таккан ак киемле шайтанны.
Без ялгыш юллардан атлаганбыз,
Чүп диеп гөлләрне утаганбыз,
Болытлы кич белән бутаганбыз изге ак таңны.

Файдасы тиерләрне таныйбыз,
Иң хаклылар - без, диеп, саныйбыз,
Юлда егылганнар үзләре гаепле бит, диеп.
Көчлеләр күрсәк мескенләнәбез,
Мескенләр күрсәк көчлеләнәбез,
Һәрвакыт яраган-кирәккән битлекләрне киеп.

Без тагын барысын бутаганбыз,
Ялгыш фәрештә дип атаганбыз
Ясалма канатлар таккан ак киемле шайтанны.
Без ялгыш юллардан атлаганбыз,
Чүп диеп гөлләрне утаганбыз,
Болытлы кич белән бутаганбыз изге ак таңны.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-