Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илсөя Бэдретдинова - Өметсез юл | Текст песни

Hm Em
Кайчандыр без юлга чыктык, бәхет эзләп барабыз дип,
F# Hm F#
Үрләр яулап алабыз дип.
Hm Em
Атлый-атлый килеп җиттек инде бугай
F# Hm F# Hm
Мәтәм көе уйный курай.

G D Em Hm
Мәетлэр тулы кырларда карга күзен карга чукый
G D Em F#
Караклар салган мәчеттә шайтан үзе намаз укый
Hm G D Em
Фахишәлэр остабикә, ятимнәр караган кузгә
Hm G F# Hm
Гарипләр хәер сораша, бәйрэм бүген диеп безгә

Күрәсең, без юлда ялгыш китеп сукырлар артыннан
Адашканбыз юл чатында
Хәзер инде тузган әләм тотып кулга,
Чыгып булмас дөрес юлга.

Адашканнар мөсафирлар, суфыйлар кыз куенында.
Көтчүеләр җырын суза төнге пәри уенында.
Сукырлар юл күрсәтүче, телсезләр менгән азанга
Тәре таккан юлбашчылар мәчет сала изге тауга

Юл башында курыкмадык кара куе урманнардан,
Ач бүреләр улаганнан.
Тик юл бетте, килеп җиттек шундый җиргә:
Сарык бүре булган илгә

Чәчәк аткан алмагачка оя корган ала карга,
Кемдер бүген корым сипкән кичә яуган ап-ак карга.
Саташканнар сандугачлар, иткә туенган бүреләр.
Кемдер тагын дарга менгән якты киләчәк күрергә.


Илсөя Бэдретдинова еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-