Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илхам Шакиров - Казак кызы сөйгәнем | Текст песни

Казакъ кызы сөйгәнем
Заһид Хәбибуллин көе Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре

Ватаным, Татарстан,
Ямьле синең кырларың;
Һай,белмим нигә, Казагыстан,
Колагымда чыңлый җырларың?

Гашыйк казакъ кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Ай, киң казакъ даласы,
Гүзәл икән баласы.
Бетәр иде күңел ярасы,
Тагын шунда ничек барасы?

Гашыйк казакъ кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Көт, матур яр, килермен,
Тургайлар белән бергә.
Һаваларда кошлар, җирдә дуслар
Тату тормыш теләрләр безгә.

Гашыйк казакъ кызына,
Ай, йөрәгем тузына.
Кара кашым, гүзәлем,
Өзгәләнә үзәгем
Исемә төшкән саен.

Другие названия этого текста
  • Илхам Шакиров - Казак кызы сөйгәнем (0)
  • Ринат Хабибов - Казак кызы сойганем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-