Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илхам Шакиров - Уян, татар! | Текст песни

Кояш чыкты, ул калыкты,
Тәрәзәдән нур балыкты.
Уян, татар, уян инде,
Уянырга вакыт җитте.

Ач күзеңне, күр үзеңне
Бу тормышның көзгесендә.
Инде кемгә калдың охшап,
Нинди кавем йөзе синдә?

Татар телен, туган телен
Гарипләрең каян белсен?
Үз илеңдә үз телеңдә
Сөйләшергә гаҗиз бит син.

Уян, татар, уян инде —
Шуны сорый үзе заман.
Милләтче дип аталудан
Куркасыңмы әллә һаман?!

«Милләтем», дип әйтсә берәү,
«Милләтче», дип чыкты сүзе
Татар өчен кем көрәшсен,
Көрәшмәсә татар үзе?!

Уян, татар, уян инде,
Уян син, дип кояш чыга.
Тор да кузгал изге эшкә,
Бу җыр шуңа булсын дога.

Другие названия этого текста
  • Илхам Шакиров - Уян, татар! (1)
  • Илһам Шакиров - Уян, татар! (Рафис Корбан сүзләре, Илһам Шакиров көе) (0)
  • Илhам Шакиров - Уян, татар! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
  • «И туган тел, и матур тел...»! «И туган тел, и матур тел...»!
    +Tartar Boy әлбәттә бик яхшы) казан ягында, әби бабай янында ускән) ... Ильгам Шакиров - Эдрэн дингез (Адриатическое море) ...