Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай, гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Көрәш дәртен биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай, зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай, йөз дә сигез.
Үзенең батыр улларына,
Улларына
Җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез.
Хәлен җуйган син бөркеткә,
Ай, син бөркеткә
Шифа бирсен изге диңгез,
Изге ул диңгез. Әй!
Илхам Шакиров еще тексты
Другие названия этого текста
- Салих Сайдашев - Эдрэн дингез (исп Илхам Шакиров) (0)
- Ильхам Шакиров - Эдрэн дингез (Салих Сайдашев аһәңлеге ) (0)
- Илхам Шакиров - Эдрэн дингез (С.Сайдашев,Т.Гыйззат) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1