Сиңа багышлап җыр язам әле.
Бүген күңелнең канатлы мәле.
Хисле җырымны ишетү белән
Очып-очынып килерсең,яме.
Кулың бирмисең,
Гүя күрмисең
Өзелеп сөям
Шуны да белмисең
Төсле җырымны
Бар донья тыңлый
Син дә ишеттең
Ник һаман килмисең?
Синең җырыңны җырлыйлар җилләр
Синең исмне пышылдый гөлләр.
Сине юксынып елыйлар төннәр
Сине юксынып үтә гомерләр.
Кулың бирмисең,
Гүя күрмисең
Өзелеп сөям
Шуны да белмисең
Төсле җырымны
Бар донья тыңлый
Син дә ишеттең
Ник һаман килмисең?(2р.)
Әгәр соңласам гафу ит мине
Тәүге һәм соңгы өметем сүнде.
Барыбер донья онытмас мине
Төсле җырым бит мәңгелек инде.
Кулың бирмисең,
Гүя күрмисең
Өзелеп сөям
Шуны да белмисең
Төсле җырымны
Бар донья тыңлый
Син дә ишеттең
Ник һаман килмисең?(2р.)
Ильвина еще тексты
Другие названия этого текста
- Илвина - Төсле җыр... (0)
- Ильвина - Төсле җыр (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2