Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильгам Валиев - Хәйдәр җыры (Эльмир Низамов көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) | Текст песни

Эльмир Низамов көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре.

Биек тауга менеп бер җырладым,
Таулар белсә белер хәлемне.
Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым
Кыяларга барып бәрелде.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Кыяларга карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Җырласам да, ярсып җыласам да,
Юк басылмас йөрәк сагышым.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-