Ашыгып шашып җылы җилләр исә
Кайтаваз булып җиргә язлар килсә
Сибәли язгы ләйсән яңгырлары
Күңелле шулай өйгә кайтулары
Кушымта 2 тапкыр
Саумы минем туган ягым
Әткәй-әнкәй, туганнарым
Болындагы чәчкәләрем
Балачагым, шатлыкларым
Ашкынам мин дә туган ягым сиңа
Күңелем туйган ерак-чит җирләрдән
Сагындым салкын чишмә буйларында
Йөгереп үскән бала-чакларымны
Кушымта 2 тапкыр
Саумы минем туган ягым
Әткәй-әнкәй, туганнарым
Болындагы чәчкәләрем
Балачагым, шатлыкларым
Эх, сагындым бала чагым, бик сагындым болыннарым, киң кырларың, колач җәеп кайтып киләм, саумы минем, туган ягым..
Кушымта 2 тапкыр
Ильдар Гадельшин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1