Мәхәббәт мәңгелек ул серле шәм кебек
Сихри ут иңдерә күңелгә
Илаһи нур булып тылсымлы җыр булып
Саклана йөрәктә гомергә
Ашыкма китәргә мине ялгыз итәргә
Соң булыр иртәгә сабыр ит
Тормышта юлдашсыз айсыз һәм кояшсыз
Яшәве уңайсыз авыр бит
Безнең бер язмышлар кичергән ялгышлар
Шатлыклар сагышлар хәтердә
Син яшьли сөйгәнем бердәнбер дигәнем
Син тормыш терәгем хәзер дә
Ашыкма китәргә мине ялгыз итәргә
Соң булыр иртәгә сабыр ит
Тормышта юлдашсыз айсыз һәм кояшсыз
Яшәве уңайсыз авыр бит
Ильдар Исхаков еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1