Каршыма киләсең, “ялгыштым,” - диясең,
“Ул бәлки ышаныр,” – димә син.
Барыбер киләсең, ни өмет итәсең?
Ялганны кичермим – беләсең.
Арада салкын җил, табынма узганга,
Күземә ялварып карама.
Өметне алдама, түзмәмен ялганга,
Уйнаклап җил керде арага.
Ышанмыйм мин сиңа, “гафу ит,” – димә син,
Берьюлы кичердем, көлмә син.
Оныттың, күрәмсең, акылга килерсең,
Кабаттан кичермәм – түзәрсең.
Арада салкын җил, табынма узганга,
Күземә ялварып карама.
Өметне алдама, түзмәмен ялганга,
Уйнаклап җил керде арага.
Ялгышу, беләмсең, бер була, төшенсәң,
Сабырың канатың, тимә син.
Алда бит гомерең, “нигә ул?” – димә син,
Җилләрдә канатсыз нишләрсең?
Арада салкын җил, табынма узганга,
Күземә ялварып карама.
Өметне алдама, түзмәмен ялганга,
Уйнаклап җил керде арага.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1