Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильдар Хакимов - Бәхетеңне саклый бел | Текст песни

БӘХЕТЕҢНЕ САКЛЫЙ БЕЛ

Туйлар үтте, сөю вәгьдә итеп
Бергә булырбыз дип гомергә.
Сөю учагында яна-яна
Ни күрсәк тә бергә күрергә.

Кушымта:
Тормыш юлы тайгак, сикәлтәле
Биргән вәгъдәләрне аклый бел.
Язмыш сынаулардан узган чакта
Булган бәхетеңне саклый бел.

Дөнья көтү hәрчак бәйрәм түгел,
Җил-давыллар каршы исә ул.
Көтмәгәндә кеше башларына
Кайгы-хәсрәтләр дә төшә ул.

Тик мәхәббәт кенә сүрелмәсен,
Без кабызган сөю шәмнәре.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта
Балкып янар яшәү гамьнәре.

http://vkontakte.ru/club3524919

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-