БӘХЕТЕҢНЕ САКЛЫЙ БЕЛ
Туйлар үтте, сөю вәгьдә итеп
Бергә булырбыз дип гомергә.
Сөю учагында яна-яна
Ни күрсәк тә бергә күрергә.
Кушымта:
Тормыш юлы тайгак, сикәлтәле
Биргән вәгъдәләрне аклый бел.
Язмыш сынаулардан узган чакта
Булган бәхетеңне саклый бел.
Дөнья көтү hәрчак бәйрәм түгел,
Җил-давыллар каршы исә ул.
Көтмәгәндә кеше башларына
Кайгы-хәсрәтләр дә төшә ул.
Тик мәхәббәт кенә сүрелмәсен,
Без кабызган сөю шәмнәре.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта
Балкып янар яшәү гамьнәре.
http://vkontakte.ru/club3524919
Ильдар Хакимов еще тексты
Другие названия этого текста
- _Илдар Хәкимов - Бәхетеңне саклый бел (1)
- Ильдар Хакимов - Бәхетеңне саклый бел (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2