Алмалары өлгермәсә,
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез,
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез.
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Ильдар Хакимов, Гузэл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Г.Уразова и Ильдар Хакимов - Син дә мина бер генә (0)
- уразова хакимов минус - син дэ мина бер генэ (0)
- Ильдар Хакимов и Гузель Уразова - Син дэ мина бер генэ (0)
- Римма Никитина - Син дэ мина бергенэ,мин дэ сина бергенэ,икебезне кавыштырган бу бэхетле кен генэ,шулай булсын гел генэ... (0)
- Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов - Син дә миңа бер генә (0)
- Ягафаров Party! - Син дә миңа бер генә, мин дә сиңа бер генә! (0)
- Ильдар Хакимов, Гузэл Уразова - Синдэ мина бер генэ (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1