Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильдар Хакимов - Дингез кызы (минус) | Текст песни

иңгезләрдә туып үстең мәллә?
Җырларыңда таулар моңы бар,
Чәчләреңнән аңкый диңгез исе,
Күзләреңдә уйный дулкыннар.

Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Урылды йөрәгемә.

Уйларыңда синең кемдер, иркәм?
Тик син генә минем күңелдә,
Диңгез өстедәге акчарлактай
Очар идем хыял күгендә.

Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Урылды йөрәгемә.

Икәү бергә ак җилкәннәр белән,
Карамыйча давыл җиленә,
Китик әйдә, китик диңгезләргә -
Кабатланмас сөю иленә.

Очрадың да минем юлларымда,
Елмайдың серле генә.
Синең мәхәббәтең ак дулкындай
Урылды йөрәгемә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-