Каршы алды моңлы урман,
Җәеп миңа колачын.
Кергән чакта уйламадым,
Ничек аннан чыгасын.
Кушымта:
Каеннарның кайрысына,
Куйдым синең исемеңне.
Каеннарга сөйлим хәзер,
Сиңа булган хисемне.
Кердем хаман ерагырак,
Көйләп моңлы җырымны.
Чәчәклэрне сыйпап үттең,
Тоткан сыман кулыңны.
Кышымта:
Каеннарның кайрысына,
Куйдым синең исемеңне.
Каеннарга сөйлим хәзер,
Сиңа булган хисемне.
Кергән саен чума бардым,
Назлы-назлы уйларга.
Җырларымны кошлар тыңлый,
Җаным син юк тыңларга.
Другие названия этого текста
- Ильдар Хакимов - Каеннар арасында (минус) (0)
- Ильдар Хакимов - Каеннар арасында (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1