Синен кузләреңә карар өчен,
Мин бик ерак юллар аша уздым.
Учларыма салып йөрәгемне,
Кулларымны сиңа мин бит суздым.
Сине миннэн тартып ала алмас
Чит-ятларның олы яулары!
Тик син генэ һәрчак янымда бул,
Ишелмэсен бәхет таулары.
Мин эзләдем сине җирдэн, күктән,
Өметем булып яндың күңлемдә.
Син көткәнсең икэн мине җаным,
Бәхет тауларының иңендә.
Сине миннэн тартып ала алмас
Чит-ятларның олы яулары!
Тик син генэ һәрчак янымда бул,
Ишелмэсен бәхет таулары!
Синең күзләреңнең зәңгәрлеге
Күңелемә калды уелып.
Ул күзләрне күрәсе килә тик
Бәхет яшләренә коенып.
Сине миннэн тартып ала алмас
Чит-ятларның олы яулары!
Тик син генэ һәрчак янымда бул,
Ишелмэсен бәхет таулары.
Ильмира Нагимова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1