Кирәк түгел, бетте диеп уйласам да,
Йөдәтәсең, искә тошеп син һаман да.
Теләсәм дә, берничек тә оныта алмыйм.
Сагынмаска кайдан гына көчләр табыйм?
Ярат димим, көтмим, өметләнмим.
Хәлемне дә белмә, теләсәң.
Җитә миңа, син бәхетле булсаң,
Хисләремнән минем көлмәсәң.
Әллә инде әллә минем йөрәгемне
Гомерлеккә син үзеңә бәйләдең.
Күрешүләр булсалар да төштә генә,
Ярата алмыйм синнән бүтән беркемне дә!
Ярат димим, көтмим, өметләнмим.
Хәлемне дә белмә, теләсәң.
Җитә миңа, син бәхетле булсаң,
Хисләремнән минем көлмәсәң.
Әйтмәсәң дә, белеп торам җавабыңны,
Минем өчен, миңа була алмавыңны.
Бәхет микән, әллә инде олы газап?
Өметсезгә яратуны булмый аңлап.
Ярат димим, көтмим, өметләнмим.
Хәлемне дә белмә, теләсәң.
Җитә миңа, син бәхетле булсаң,
Хисләремнән минем көлмәсәң.
Ильмирка еще тексты
Другие названия этого текста
- Ильмирка - Ярат димим (Timur Yahin Mash-Up) (0)
- Ильмира Нагимова - Ярат димим (Timur Yahin Mash-Up) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1