Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильназ Бах - Бер күрешү үзе ул бер гомер. | Текст песни

Якты дөньялардан туймасак та,
Кабат туып булмы яңадан.
Кеше бер кат туа, бер кат яши,
Тик бер кабат китә дөньядан.

Кушымта:

Киләчәкне алдан белеп булмый,
Кем гомере кайчан өзелер.
Исәнлектә күбрәк күрешәек,
Бер күрешү үзе бер гомер.

Оҗмах булулары дөрестер ул,
Бер киткәннәр кире кайтмыйлар.
Нихәл диеп барып сорап булмый,
Үзләре дә кайтып әйтмиләр.

Кушымта шул ук.

Күпме яшәсәк тә гомерләрне,
Никтер язып булмый яңадан.
Язмышлар бит безнең маңгайларга
Әнкәй сөте белән язылган.

Кушымта шул ук.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-