Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильназ Бах - Килен төшкәндәнә | Текст песни

Ак күбеккә баткан юргалар
Кышкы юлдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар,
Салулаган чакта,чаналар,
Арттан чабалар бала-чагалар.

Мамык мендәрләргә төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул-
Халык чыга каршы алырга,
Яшь каләшне күреп калырга.

Җилкендереп япь-яшь кызларны,
Килен төшә бүген бер өйгә.
Кайда калды шундый агым дип
Авыр сулап куя әниләр,
Авыр сулап куя әбиләр.

Күптән инде ачып куйганнар
Килен төшкән өйнең капкасын.
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын,
Кайгы җиле кире какмасын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-