Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильназ Гайнетдинов&Румия Гарифуллина - Җирдән тапкан хәзинәм (Лилия Сәлахетдинова сүз., запись&вокал сведенияләре Аяз Юскаев) | Текст песни

ХӘЗИНӘМ ҖИРДӘН ТАПКАН

Урманнарга керер идем әгәр шунда җыр сузсаң
Ак кышларда туңмамын әгәр дә син җылытсаң
Көзләрне көтеп алырмын мәхәббәтемне тапсам
Шушы җырларны җырлармын сиңа диеп мин яттан
Җәйләрдә җыярмын чәчкә синең өчен кырлардан
Вак киртәләрдә тудырмам йөр син иркен юллардан
Күкләрдән йолдыз чүпләрмен син кирәк тапсаң
Акыллы булырмын сөеп баксаң
Диңгезләрне кичермен мин әгәр дәген син кушсаң
Җылытырмын кочагымда әйтерсең җылы юрган
Гомер буе яраткан күк бүген сине яратам
Чын күңелемнән елмаям әгәр син шатландырсаң
Сөенечне алам синнән син яктырак кояштан
Син бит чиям алмам хөрмәм хәзинәм җирдән тапкан
Асылташлар җирдә ятсын мин аларны казымам
Әллә нинди байлык булсын мин аларга кызыкмам

Припев:
Чибәрләрдән чибәр булып күренәсең күземә
Сине күргәч дулкынланам ал төс бәрә йөземә
Яратам сине генә керче минем төшемә
Әйләндең син тиз арада иң-иң якын кешемә

Яктырак син алтын айдан күк тулы йолдызлардан
Сайлап алдым бит үзеңне меңләп кыз арасыннан
Синнән ерак булган чакта үлә бетеп сагынам
Аермачы дип үзеңнән мин көнен-төнен ялварам
Бу буйсыну, коллык түгел арын мондый уйлардан
Мин бары тик чын күңелдән сиңа гашыйк яратам
Синең өчен мин әзермен бар авырлыкны узам
Менә синең алларыңда ал йөрәгемне суза

Припев:
Чибәрләрдән чибәр булып күренәсең күземә
Сине күргәч дулкынланам ал төс бәрә йөземә
Яратам сине генә керче минем төшемә
Әйләндең син тиз арада иң-иң якын кешемә

Лилия Салахутдинова(с)


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-