Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильназ Файзерахманов - Туган конен белэн, эти! (Л.Файзерахманова суз., А.Давлетшин кое) | Текст песни

Туган көнең белән , әти!

Әти бүген туган көнең
Котлы булсын бәйрәмең.
Кабул итеп ал син бездән
Изге теләк бәйләмен.
Син булганда туган йортның
Капкалары ябылмас.
Яннарыңда әни булса,
Йортыбыздан нур китмәс.

Яшәгез әле күп еллар
Тазалык, тигезлектә.
Балалар,оныклар белән
Именлек,игелектә.
Буй житсәк тә әле, әти
Ышыгыңны тоябыз.
Бик күп еллар каршы алсын
Туып үскән оябыз.

Кайгы күрмә , рәхәт яшә!
Тормышларың гөрләсен!
Котлы булсын, кабатлансын
Һәр ел туган көннәрең.
Безнең өчен сез бүген дә
Тормышыбызның яме
Сез кояш та, ай да безгә
Эчкән суларның тәме.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-