СУ БУЕНДА УЧАК ЯНА
3өфәр Хәйретдинов көе
Наил Касыймов шигыре
Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Кушымта:
Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.
Кушымта:
Су буенда учак яна,
Хатирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны
ильнар тулакаев еще тексты
Другие названия этого текста
- татарча)))) - татарча)))) Настяяяя (1)
- Ретро җырлар | Зөхрә Шәрифуллина - Су буенда учак яна (1)
- Зухра Шарифуллина - Һыу буйында усаҡ яна… (1)
- динара гарифуллина - Су буенда учак яна (0)
- Зөһра Шарифуллина - Су буенда учак яна (0)
- Татарская - Су буенда учак яна (0)
- ильнар тулакаев - Су буенда учак яна (0)
- sharifullina - su buenda (0)
- (Татарская песня) - Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна (0)
- Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна (тат) (0)
- Зухра Шарифуллина - Су буенда учак яна (0)
- * - Су буенда учак яна (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1