Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильнур Ганиев - Уйна гармун | Текст песни

Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син дөньяны.

Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
\"Яшәү — рәхәт\", — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!

Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Җырлармын мин, җырлармын мин
Гүзәл кош булып.

Другие названия этого текста
  • Салават Фатхетдинов - Уйна, гармун, уйна! (0)
  • Ильнур Ганиев - Уйна гармун (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-