Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильнур Гиниятуллин - Козге салкын (Ришат Галимов сузлэре) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Көзге салкын.

Көзге яңгыр ява
Көне буе, бертуктамый,
Каплап алган шәһәр өстен соры болытлар...
Моңсу миңа, йөрәк яна,
Көзге салкын үтте җанга,
Язмышыммы, ялгышыммы – сине югалттым?!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем –
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

Көзге урам буйлап
Атлыйм бүген ялгыз гына,
Сагыш кебек сары яфрак сарган юлымны...
Булды бәхет булган хәтле –
Сакламадык мәхәббәтне
Араларга үтеп керде көзнең салкыны!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем –
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

13-15.09.2008

Ришат Галимов


Другие названия этого текста
  • Ильнур Гиниятуллин - Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре) (0)
  • И.Гиниятуллин - Козге салкын (Р.Галимов суз.РенатRA муз.араж.) (0)
  • * - Көзге янгыр...Сине югалттым... (0)
  • Ильнур Гиниятуллин - Козге салкын (Ришат Галимов сузлэре) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-