Ул сине ярата...
Бик сагынган чакларда,
Күңел тулган мизгелләрдә,
Күзләр яшькә тулса да,
Син янасың эчтән генә...
Кушымта:
Күзенә кара –
Алар алдамас!
Ярата бит ул сине!
Бәхет шул инде –
Ихлас сөюне
Какма кире...
Болытлы көннәреңдә,
Дөм караңгы салкын төндә,
Ниләр генә булса да,
Син тоярсың – ул янәшә!
Кушымта:
Күзенә кара –
Алар алдамас!
Ярата бит ул сине!
Бәхет шул инде –
Ихлас сөюне
Какма кире...
Матур сүзләр сорама –
Йөрәгендә аның ялкын
Сүзләр белән әйтеп булмас...
Тик бар караш – син аңларсың!
Кушымта:
Күзенә кара –
Алар алдамас!
Ярата бит ул сине!
Бәхет шул инде –
Ихлас сөюне
Какма кире...
31.08-04.09.2008
Ришат Галимов
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1