Нигә язмыш безне кавыштырды
Сөюебез булгач яралы .
Аяз көнне , яшен суккан кебек
Дөрләп янган хисләр таралды
.
Йөрәгемне мең кисәккә телеп
Нигә салдың газап утына ?
Телгәләнмәс өчен йөрәгемне
Кысып тотар идем учыма .
Хәтеремнән сине җуеп ташлап
Мәңгелеккә иде онытасы .
Әммә һаман сызлы йөрәгемнең
Түзәлмәгән сөю ярасы.
Йөрәгемне мең кисәккә телеп
Нигә салдың газап утына ?
Телгәләнмәс өчен йөрәгемне
Кысып тотар идем учыма
Ильнур Давлетов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1