Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильнур Мигманов - Сагынганда (минус) (Азат Искужин г.Янтыш-Акъяр) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

САГЫНГАНДА
Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә,
Күз яшьләре булып мин тамам.

Сагынганда ак буранга кара,
Ак бураннар булып мин явам.
Ак бураннар адаштыра, димә,
Мине адаштырган син һаман.

Сагынганда ак дулкынга кара,
Ак дулкыннар булып мин агам.
Ак дулкыннар ярга кага, димә,
Йөрәгеңә синең мин кагам,
Йөрәгеңә синең мин кагам.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-