Сукмагымны оныт, бутама..!
Көннәремдә син гел уйларымда,
Төннәремдә тагын мин ялгыз.
Язмыш шулай аламы соң үчен,
Мәңге төзәлмәслек бу ялгыш.
Зинһар өчен, чыкма юлларыма,
Сукмагымнан кит син, бутама.
Сине уйлап уза гомеркәем,
Йөрәгемнән сагыш-моң тама.
Өннәремдә син дип хыялланам,
Төшләремдә әле саташам.
Күпме айлар, еллар үтсәләр дә,
Ныграк сөям, ныграк яратам.
Хыялларым гына булып калчы,
Сукмагымны оныт, бутама.
Мәхәббәттән сүнсәм-сүрелсәм дә,
Уй-хисләрем әле дә бутала.
Зинһар өчен, чыкма юлларыма,
Сукмагымнан кит син, бутама.
Сине уйлап уза гомеркәем,
Йөрәгемнән сагыш-моң тама.
Айгуль Валиуллина
Ильнур Мусин еще тексты
Сейчас смотрят
- Ильнур Мусин - Сукмагымны оныт, бутама! муз.,И.Мусин слова., А.Валиуллина
- ИЛЬЯ САФРОНОВ - я никогда не любил так, как я люблю тебя живу тобой, дышу тобой, другой мне не надо...
- Fall Out Boy - It's Hard to Say "I Do" When I Don't
- Аня Куликова - Сотни лет
- Мурманск-140 (2014) - Андреевский флаг (исп. Юшкин Е.С., муз. Смышляев А.В., сл. Миронов В.А., аранж. Мохов К.М.)
- Байкеры 3 / Dhoom: 3 (2013) - TU HI JUNOON
- Nightingale of Paradise (Bahai-Бахаи) - Communion with God
- Тематика/Хеллоин - Страшная мелодия тили тили бом
- рената литвинова, земфира - не надо со мной разговаривать
- Любовные Истории - классссная песенка))))очень клевая))
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1