Зәңгәр күктә берсен-берсе узып,
Ак болытлар һаман агыла.
Җилгә каршы бара алганнары
Кайтып җитә туган ягына.
Сынаулар күп, үтә белү кирәк,
Түземлелек, кирәк сабырлык.
Яшьлек язларыннан гомер көзләренә
Сыгылмыйча җитә алырлык.
Кошларның да ачы җил-давыллар Канатларын бик еш каера.
Язмыш аянычы сөйгәннәрне
Кызганмыйча кайчак аера.
Җылы сипкәч кенә якты кояш,
Чәчәк ата гөлләр бакчада.
Кем өчендер үзең кирәк тойсаң,
Йөрәктәге хисләр саклана.
Сынаулар күп, үтә белү кирәк,
Түземлелек кирәк, сабырлык.
Яшьлек язларыннан гомер көзләренә
Сыгылмыйча җитә алырлык.
Венера Махмутова-Хасанзянова
Ильнур Мусин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1