Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңлемдә.
Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.
Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
Сезгә мин иң матур җыр эзләдем.
Матур җыр таптым туган илемнән,
Моңлы көй оттым тургай теленнән.
Җырлыйк, дуслар, бергәләп җырлыйк, дуслар,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына,
Ильнур Муфтахов.Голшат Зайнашева суз.Ильхам Шакиров муз. еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2