Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсия Бадретдинова - КИЛЯ БАХЕТ ТАБАСЫ | Текст песни

Күңелнең тулган чагы,
Яна сагыш учагы.
Кемдер китә, кем кала.
Кайгыларга уралып,
Сагышлардан моң алып,
Кемдер юлга кузгала.

Ике урман арасы,
Безгә кая барасы,
Кемнәр юлны күрсәтер.
Адашмыйча атларга,
Бирешмәскә ятларга
Безне кемнәр өйрәтер.
Әй, төнге юл, адаштырма,
Безгә ерак барасы.
Сагыш учагы утында
Килә бәхет табасы.
Килә бәхет табасы.

Юлда көтә ялгызлык,
Адым саен явызлык,
Төн үтә йолдыз санап.
Ышанмыйча сүзләргә,
Сагыш тулы күзләргә,
Атлыйбыз алга карап.

Ике урман арасы,
Безгә кая барасы,
Кемнәр юлны күрсәтер.
Адашмыйча атларга,
Бирешмәскә ятларга
Безне кемнәр өйрәтер.
Әй, төнге юл, адаштырма,
Безгә ерак барасы.
Сагыш учагы утында
Килә бәхет табасы.
Килә бәхет табасы.

Ай сүнмәсә күкләрдә
Була юлны үтәргә
Сагышны эчкә йотып.
Сер бирмичә ятларга,
Ай сүнсә дә атларга,
Йөрәкне кулга тотып.

Ике урман арасы,
Безгә кая барасы,
Кемнәр юлны күрсәтер.
Адашмыйча атларга,
Бирешмәскә ятларга
Безне кемнәр өйрәтер.
Әй, төнге юл, адаштырма,
Безгә ерак барасы.
Сагыш учагы утында
Килә бәхет табасы.
Килә бәхет табасы.

Другие названия этого текста
  • Илсөя Бадретдинова - Эй тонге юл... (0)
  • ☜♡☞Ильсия Бадретдинова☜♡☞ - Сагыш Учаге) (0)
  • Илсөя Бәдретдинова - Күңел (0)
  • Ильсия Бадретдинова - КИЛЯ БАХЕТ ТАБАСЫ (0)
  • Илсоя Бадретдинова - Ике урман арасы (0)
  • Илсоя Бадретдинова - Кунел (0)
  • Илсөя Бадретдинова - Эй тонге юл... (0)
  • Ильсия Бадретдинова - Төнге юл (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-