Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсия Бадретдинова - Негро-казах Ленин | Текст песни


Ни пычагыма калган,
Үзгәрде, китте заман?
Элек кызыл булган әләм
Төрле төскә буялган.
Пионер-комсомоллар
Кайдадыр югалдылар,
Ә бит Ленин-бабабыздан
Башланган иде юллар.

Бүген Ленин-бабакай
Мәскәүдә ята бугай.
Белмичә безнең хәлләрне
Йоклавы аңа уңай.
Илдәге бөтен хәлне
Бер сөйләп бирәм әле.
Ничек бар, шулай әйтәм,
Кисмәсләр әле телне.

Партияне саттылар,
Дәүләтне тараттылар.
Тавык ботларына кадәр
Чит илдән кайтарттылар.
Акчаны яндырдылар,
Хәерче калдырдылар.
Демократия була дип
Ыштанны салдырдылар.

Без октябрьдә туганбыз,
Без октябрь баласы.
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы.

Булды шундый замана,
Аракысыз интектек.
Каһәр укып, Горбачевка
Келәйгә кадәр эчтек.
Ельцин дигәне килгәч,
Илне талап бетергәч,
Аракы акты сулардай,
Ярты ир үлеп беткәч.

Бик үзгәрде замана,
Эт чаба дип бет чаба.
Элек бәдрәф бушка иде,
Хәзер ул да акчага.
Өч тапкыр әйткән идең,
Укырга, диеп, кирәк.
Бар да диплом сатып ала,
Эшләгән кеше сирәк.

Без октябрьдә туганбыз,
Без октябрь баласы.
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы.

Безне интектерделәр,
Колхозны бетерделәр.
Ниндидер инвестор дигән,
Бандитлар китерделәр.
Үзгәрә тора заман,
Ә халык, мескен, һаман.
Ничек алай буладыр ул,
Бүген сөт судан арзан.

Шәһәргә барсаң әгәр,
Тормыш бөтенләй мәхшәр.
Чибәр кызлар нидер сата,
Биш йөз сум гына диләр.
Оят булса да әйтәм,
Без барысына әзер.
Хатыннар акча ала бит
Йоклаган өчен хәзер.

Без октябрьдә туганбыз,
Без октябрь баласы.
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы.

Тынычлап Мәскәвеңдә
Син ятасын ял итеп,
Әллә тагын кайтасыңмы?
Бик күпләр арды көтеп.

Юл буенда тал тирәк,
Бездәй халык бик сирәк.
Бу байлар артык котыра,
Революция кирәк!

Другие названия этого текста
  • Ильсия Бадретдинова - Октябрьда туганнарнын, Ленини була бабасы . (1)
  • Ильсия Бадретдинова - Негро-казах Ленин (0)
  • Ильсия Бадретдинова - Дедушка Ленин шуточная песня. (0)
  • Илсея Бадретдинова - Ленин-бабакай(Зюгановнәң ерэ) (0)
  • Ильсия Бадретдинова - Дедушка Ленин (0)
  • Илсөя Бәдретдинова - Ленин-бабакай(Зюгановнәң ерэ) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-