Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсия Бадретдинова - Нигэ эни | Текст песни

Яланаяк зәңгәр күзле сабый,
Бу тормышта бик күпне аңламый.
Ул, доньяда барысын белүче,
Әнисеннән кабат-кабат сорый.
Нигә,әни бу күкләр гел зәңгәр,
Нигә сары икән бу бәбкәләр?
Ник кайнар кояш,нигә салкын ай,
Ник кычыткан авырттыра шулай?
Әйт әле, әни, кая китәләр,
Бик картайгач бабайлар-әбиләр?
Әйт әле, әни, кая китәләр,
Бик картайгач бабайлар-әбиләр?
Нигә, әни, пешерә бу ялкын,
Нигә җәйләр җылы,кышын салкын?
Ник,бу абый,безнеңчә сөйләми,
Нигә этләр урманда яшәми?
Бу кибеттә нәрсәләр саталар,
Ник төннәрен йокларга яталар?
Каян кайта, бу кошлар яз көне,
Кем зәңгәргә буяган бу күлне?
Син кушмасан, мин чыкмам уйнарга,
Тик, әнием, беркайчан картайма!
Син кушмасан, мин чыкмам уйнарга,
Тик әнием беркайчан картайма
Нигә,әни, кошларга аталар?
Нигә,әни, бу өйне ваталар?
Нигә җирдә йоклаган бу абый?
һаман сорый,һаман сорый сабый..
Нәрсә яхшы була?
Нәрсә начар?
Кай тарафка илтә кайсы юллар?
Һәр сорауга җаваплар бирергә,
Тик әниләр барысын да белә..
Әйт әле,әни,нигә кешеләр
Кайчакларда бер ялгыз яшиләр?
Яланаяк зәңгәр күзле бала,
Әерләнә тормышка атларга
Тел очына сораулар эленгән,
Иң беренче җаваплар әнидән.
Нигә төнлә биклиләр ишекне?
Нигә әни еладын, бер көнне?
Кай җирләрдән алдыгыз сез мине?
Безнең эти яратамы сине?
Кайчакта мин караңгыдан куркам,
Мин әнием сине бик яратам!

Другие названия этого текста
  • Ильсия Бадретдинова - Нигэ эни (0)
  • Илсөя Бәдретдинова - Әйт әле, Әни (0)
  • Илсия Бадретдинова - Нигэ эни (0)
  • Илсия Бадретдинова - Нигә,әни? (0)
  • Илсоя Бадретдинова - Эни (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Нафкат нигматуллин и Резеда Ганиуллина Нафкат нигматуллин и Резеда Ганиуллина
    Илсөя Бәдретдинова «Казан» (Ильсия Бадретдинова) - Duration: 7:47. by Татарское видео и музыка — TATSHOP.RU 63,723 views. 7:47.