Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсия Бадретдинова - Эстэгъфирулла, нинди заман | Текст песни

Ходайдан бирелгән һәрбер көндә,
Ишек алдында, капка төбендә
Утыралар күп белгән әбиләр,
Дөньядагы хәлләрне сөйлиләр.
Телләрендә бер үк сүздер хаман.
Әстәгъфирулла, нинди заман.

Элек чистарак иде һавалар,
Тәүфиклырак иделәр балалар.
Уңдырышлырак иделәр җирләр,
Гәйрәтлерәк иделәр бит ирләр.
Бу дөньялар үзгәрде бик яман,
Әстәгъфирулла, нинди заман.

Әнә карагыз күрше кызына,
Шәрә килеш түбәдә кызына.
Икенчесе ирсез бала тапкан,
Бар да яшьтән сафлыгын урлаткан.
Әнә Вәли кайта, тагын салган,
Әстәгъфирулла, нинди заман.

Бала дигәннән, бала тапсалар,
Дәүләт бирә ди бик зур акчалар.
Озакламый булачак ди имеш
Хатын кочкан ирләргә дә өлеш.
Без мескеннәр гел бушка йоклаган,
Әстәгъфирулла, нинди заман.

Бу заманның ирләре дә бүтән,
Зәңгәрләнгән күбесе бик күптән.
Бөтен бәлә килә чит илләрдән,
Шунда ялга йөргән түрәләрдән.
Без картлар модадан арта калган,
Әстәгъфирулла, нинди заман.

Йөз ел элек тә, хәзер дә шулай,
Киләчәктә дә үзгәрмәс бугай.
Ачык әбиләргә безнең хәлләр,
Сөйләгәннәр, сөйлиләр, сөйләрләр.
Бу сүзләр бит элекедән калган,
Әстәгъфирулла, нинди заман.

Другие названия этого текста
  • ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА# - Әстәгъфирулла# (1)
  • Ильсия Бадретдинова - Эстэгъфирулла, нинди заман (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-