Табигатьнең кырыктагы ялгыз хатын кебек чагы:
Кемдә яңгыр, кемдә җилләр яфрак куа;
Иртә-кичен күкләр соры, көндез сирәк кояш нуры -
Бу вакытта матур таңнар сирәк туа.
Юеш тәрәзә каршында басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп, "сөеклем син минем" диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә моңланып.
Яшь чагыңда чибәр идең,
Күпне күрдең, бик күп сөйдең -
Гомер буе шулай булыр дип уйладың.
Бүген инде бер кем сөйми, яннарыңа кичен килми,
Ә син әле сөеп, сөелеп туймадың.
Юеш тәрәзә каршында басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп, "сөеклем син минем" диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә моңланып.
Бер гомергә күпме сөю тиешлеген күкләр белә.
Өзелешең җитәр иде, чынлап сөйсәң.
Язгы тиле күбәләктәй һәр янган утка талпынмый,
Бер учакта гына әгәр янып көйсә.
Юеш тәрәзә каршында басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп, "сөеклем син минем" диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә моңланып
Табигатьнең кырыктагы ялгыз хатын кебек чагы...
Ильсия Бадретдинова еще тексты
Видео
-
Ильсия Бадретдинова - Кыр казлары
Ильсия Бадретдинова - Кыр казлары ... Ильсия Бадретдинова «Сказка» ( песня на татарском языке) - Duration: 4:05. by Татарское видео ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2