Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсия Бадретдинова - Ялгыш язмыш | Текст песни

Урам буйлап елый-елый кая барасың икән?
Йөрәгеңә наз салырдай кемне табарсың икән?
Унҗиде яшь гомер түгел, ялгышып атламасаң.
Бер ялгыш бозмас язмышны, тагын кабатламасаң.

Яшьлекнең иң саф чагында ашыктыңмы яшәргә?
Юк идеме якын кешең, ярамый дип дәшәргә?
Күз яшьләрең белән юып яшьлектәге ялгышны,
Язмасын сиңа яшәргә юлдаш итеп сагышны.

Уналтыда, унҗидедә авыр шул ялгышмавы,
Киләчәкне уйламыйбыз, йөрәктә яшьлек шавы.
Кибәр синең күз яшьләрең, саф хисләр килер әле,
Ходай сиңа шатлыкларны җитәрлек бирер әле.

Урам буйлап елый-елый кая барасың икән?
Йөрәгеңә наз салырдай кемне табарсың икән?
Унҗиде яшь гомер түгел, ялгышып атламасаң.
Бер ялгыш бозмас язмышны, тагын кабатламасаң.
.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Популярное сейчас
Видео
  • MOV03E Илсоя Бадретдинова.MOD MOV03E Илсоя Бадретдинова.MOD
    MOV03E Илсоя Бадретдинова.MOD ... Илсөя Бәдретдинова «Ялгышу» ( Ильсия Бадретдинова) - Duration: 9:26. by Татарское ...
  • Илназ Баһ «Алма миннән күзләреңне» (Ильназ Бах) Илназ Баһ «Алма миннән күзләреңне» (Ильназ Бах)
    Булат Нигъмәтуллин «Ачы язмыш» (татарская песня) - Duration: 4:49. by ... Илсөя Бәдретдинова «Ялгышу» (Ильсия Бадретдинова) ...
  • Ләйсән Хафизуллина «Керә күрмә тормышыма» Ләйсән Хафизуллина «Керә күрмә тормышыма»
    Булат Нигъмәтуллин «Ачы язмыш» (татарская песня) - Duration: 4:49. by ... Илсөя Бәдретдинова «Ялгышу» (Ильсия Бадретдинова) ...