Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильсия Бадретдинова - Ямьсез кыз | Текст песни

Язгы кичтә нигә син ялгыз
Уналтысы гына тулган кыз?
Нигә очрашырга үгетләп
Сиңа дәшми чибәр егетләр?
Никләргә язмыш шулай кушкан,
Кайдадыр нигә ул ялгышкан?
Нигә күпсенгән гүзәллекне?
Бирмәгән гади чибәрлекне?

Ямьсез кыз төнгә таба карап
Кая таба атлыйсың башың иеп?
Яшисең ялгыз төннәрне санап
Мин иң бәхетсез кеше җирдә диеп.
Кирәкмиләр бит матур киемнәр
Бүләкләр дә күңелеңне күтәрми
Бер кат кына "матур" дисеннәр,
Бер кат кына әйтсеннәр "чибәр" дип.

Ямьсез кыз сипкелле битеңнән
Яшьләр ага инде ничәнче төн.
Никләргә бәхетең кителгән?
Никләргә шундый озын язгы төн?
Бервакыт озын төннәр үтәр
Юл чатында ул сине көтәр.
Синең яшьтә тамган күз яше
Вакытлыча,шуны белсәңче.

Ямьсез кыз төнгә таба карап
Кая таба атлыйсың башың иеп?
Яшисең ялгыз төннәрне санап
Мин иң бәхетсез кеше җирдә диеп.
Кирәкмиләр бит матур киемнәр
Бүләкләр дә күңелеңне күтәрми
Бер кат кына "матур" дисеннәр,
Бер кат кына әйтсеннәр "чибәр" дип.

Язгы кичтә нигә син ялгыз
Уналтысы гына тулган кыз?

Ышан,бар да яхшы булачак!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-