Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильфир Султанов - Юкка түгел, юкка түгелдер.. | Текст песни

Кая барма - җирдә матурлыклар.
Без шул җирдә туып-үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп-киткәннәр.

Һәркемгә дә бирелмәгән дер ул
Яшнәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгеледер.

Бер үк кояш һаман караса да,
Бер үк булмый заман җилләре.
Йолдыз белән йолдыз арасында
Балкып ята кеше эзләре.

Һәркемгә дә бирелмәгән дер ул
Яшнәү-күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгеледер.

Безнең өчен җирдә гөлләр үсә,
Карлар ява, җилләр исәләр.
Син ышанма үзе өчен генә
Мине, әгәр, яши дисәләр.

Бер күз ачып йомган ара гына
Безнең бергә үткән бу гомер.
Бер-беребезгә без кирәкбез икән,
Юкка түгел, юкка түгеледер.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-