И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг! Качая -колыбель, тебя мне в песне открывала мать, А сказки бабушки потом я научился понимать. Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль, ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль. Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил творца: — О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца.