- Тексты песен
- Ильшат Валеев
- Наз гына (Эльвира Сафина сүзләре, Гөлназ Закирова көе, Адель Хамидуллин аранжировкасы, тавыш яздыру һәм сведение - Альберт Зиятдинов)
Эльвира Сафина сүзләре, Гөлназ Закирова көе, Адель Хамидуллин аранжировкасы, тавыш яздыру һәм сведение - Альберт Зиятдинов.
Бергә үткән юллар гел күңелле,
Бергә чакта якты көннәрем.
Син булганга гына чәчәк ата
Күңелемдә бәхет гөлләре.
Кушымта:
Сөеп багам синең күзләреңә,
Күзләреңдә бары наз гына.
Син янымда булган чакларымда
Күңелемдә бары яз гына.
Кулларымны алмам кулларыңнан,
Үткән чакта тормыш юлларын.
Синең исем генә телләремдә,
Синең хакта гына уйларым.
Торган саен күбрәк гашыйк булып,
Синең өчен яшим җан атып.
Бәхетебез гел елмаеп торыр
Яшәсәк гел шулай яратып.
Ильшат Валеев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1