Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильяс - Кайтчы Иркәм яныма | Текст песни

Берсен-берсе күзләп,
Үскән җирен эзләп,
Кошлар кайта туган ягына.

Ара якын түгел,
Сине көтә күңел —
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.

Кабат килде язлар,
Мине кем соң назлар
Моңсуланып көткән чагында?

Йөрәк ничек түзәр,
Ул бит өмет өзәр —
Син кайтмасаң, иркәм, яныма.

Тагын китә казлар,
Күп тә түгел, азлар —
Җылы якта алар кышларлар.

Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел —
Кайтчы иркәм, кайтчы яныма.

Күз яшенә манып,
Хатларымны алып,
Сәлам әйтегезче, кошкайлар!

Ара якын түгел,
Сиңа оча күңел —
Бирә алмыйм сине ятларга!

Другие названия этого текста
  • Ильяс - Кайтчы иркәм яныма (1)
  • Ильяс - Кайтчы иркәм яныма (0)
  • Салават - Кайтчы, иркәм, яныма (0)
  • Алмаз - Кайтчы, иркам (0)
  • Тимур Зайнуллин - Сәләм әйтегезче кошкайлар (0)
  • Ильяс Шәяхмәтов - Кайтчы иркәм яныма (0)
  • Салават - Кайтчы, Иркәм, яныма (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-