Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильяс Харисов - Йорэк дэшэ | Текст песни

Икәү бергә йолдыз санадык без,
Каршы алдык бергә таңнарны.
Оныт, дисең, аңла мине, дисең…
Мин аңлармын… Йөрәк аңлармы?..

Көйгә салып, бергә җырладык без
Күңелдәге уртак моңнарны.
Башка җырлар хәзер җырла, дисең…
Мин җырлармын… Йөрәк җырлармы?

Мин әле дә гашыйк йолдызларга, —
Тик син генә кинәт үзгәрдең.
Юкка янма, юкка көймә, дисең…
Мин түзәрмен… Йөрәк түзәрме?

Мин ышанмыйм синең сүзләреңә, —
Күзләреңдә ялкын күрәмен.
Мәхәббәтне яклап, соңгы кабат
Йөрәгеңә дәшә йөрәгем.

Ильяс Харисов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-