Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильяс Шаяхматов - Тан жиллэре | Текст песни

1. Таң җилләре, таң җилләре
Тарата томаннарны.
Аерды, язмыш, бер-берен
Ярата торган парны.
Таңнардан сора, әйтерләр:
Көтмәгән көнем бармы?

2.Таң җилләре, таң җилләре,
Таң җилләре бик талгын.
Җырласам тавышым җитмәс,
Еракларда син калдың,
Еракта калып йөрәкне
Янган утларга салдың.

3. Таң җилләре, таң җилләре,
Иркәли камышларны.
Таң җилләренә тиңлимен
Гомернең агышларын
Җилләр генә тараталмас
Җандагы сагышларны.

4. Таң җилләре, таң җилләре,
Җилләргә битем куям.
Таң җиленә битем куям,
Кулларың назын тоям.
Кулларыңның җылысыннан
Җанга сабырлык җыям...


Ильяс Шаяхматов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-