Бәлки, син
Бәлки, Син - минем җырланмас
иң гүзәл җырымдыр?
Бәлки , син - минем чыгалмас
иң данлы юлымдыр?
Бәлки, Син - минем меналмас
иң биек күгемдер?
Бәлки, син - күтәралмас
гомерлек йөгемдер?
Бәлки, Син - минем беркайчан
кул җитмәс кошемдыр?
Бәлки, син - үзем аңламас
бәхетем алкышыдыр!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1